10 ноябрь көнне Түбән Уратма мәдәният йортында бильярд булмәсе ачылу тантанасы булды. Бу бәйрәмдә Түбән Кама шәһәре башлыгы урынбасары Долотказина Э.Р., Түбән Кама башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Нигмәтҗанов А.Г.,аның урынбасарлары,район Советы депутаты –Миннәхмәтов Ә.Ә. һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. Соңыннан килгән кунаклар һәм авылдашлар Сафрон чишмәсен карадылар ,бу чишмәне төзекләндерүдә төп спонсор-авылыбыз депутаты Мөбарәкшин И.А.
Бәйрәмнең дәвамы Закир чишмәсен төзекләндерүдән соң ачу тантанасы - килгән кунакларга, авылдашларга “Каз өмә”се һәм яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласы тәгъдим ителде, “Көмеш чишмә” чуваш фольклор ансамбле чыгышы бәрәмнең бизәге булды. Җырлы –моңлы күренешне тамаша кылып, һәркем каз коймагы һәм боткасы белән сыйланды.