7 декабрь көнне Түбән Уратма мәдәният йортында инвалидлар ункөнленге кысасында мәдәни чара оештырылды. Физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар түгәрәк өстәл артында җырлап, уйнап күңел ачтылар.
1 группа инвалид Нугманова Флера район күләмендә уздырылган кул эшләре конкурсында катнашып 3нче призлы урынга лаек булды.
8 декабрь көнне депутатыбыз Миннәхмәтов Әнәс Әхәт улы ярдәме белән чәчтараш инвалидларга бушлай хезмәт күрсәтте.