Авылдашдар арасында бильярд турниры узды.
05 февраль авылыбызда депутатыбыз Миннәхмәтов Әнәс Әхәт улы призларына бильярд буенча турнир узды. Бик көчле тартышулардан соң жинуче булып авылыбыз егете агроном Әгъләмов Гариф Харис улы танылды һәм депутатыбыз кулыннан кыймәтлле бильярд кие, җиңүче кубогын алды.
Икенче һәм өченче урыннар Сахапов Рәис Фәйзрахман улына Һәм Сахапов Илшат Васил улына бирелде.
Авылдашлар исеменнән хөрмәтле депутатыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.