Ир-егетләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бильярд һәм теннис турнирлары узды.
23-24 февральдә авылыбызда депутатыбыз Миннәхмәтов Әнәс Әхәт улы призларына бильярд буенча турнир узды. Бик көчле тартышулардан соң жинуче булып авылыбыз егете Галиуллин Илнур Гамил улы танылды һәм депутатыбыз кулыннан кыймәтлле бильярд кие, җиңүче кубогын алды.
Икенче һәм өченче урыннарны Яхин Өлфәт Һәм Абзалов Әмир бүлештеләр.
Теннис буенча яшьүсмерләр һәм ир-егетләр арасында турнир узды. Яшьүсмерләр арасында беренче урынны Хазипов Фәрит яулады, икенче һәм өченче урыннарга Әгъләмов Илшат,Хәҗипов Айдар лаек булдылар. Ир-егетләр арасында беренче урын Ямалеев Айзатка бирелде,икенче урында Әгъләмов Гариф,өченче урында Ямаллев Өлфәт. Барлык җиңүчеләргә грамота, депутатыбыз кубогы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Авылдашлар исеменнән хөрмәтле депутатыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.