23 февраль көнне мәдәният йортына депутатыбыз Әнәс Әхәт улы Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авылыбыз халкына бүләк итеп концерт программасы белән Алсу һәм Азат Фазлыевларны чакырды.
Шулай ук депутатыбыз бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең әниләренә чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Депутатыбызга авылдашлар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.