Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!


2018 елның январенда Түбән Уратма авылында татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, рухи хәзинәсен яңарту, саклап калу максаты белән "Кызыл тау" фольклор ансамбле оештырылды. Кыска вакыт эчендә ансамбль берничә концертта катнашып,  милләтебезнең асылын чагылдырган чыгышлары белән авыл халкының күнел түрен яулады. 

Түбән Кама районының егерме сигез мәдәният йорты арасында үткәрелгән үзешчән сәнгать фестиваль-конкурсында "Кызыл тау" фольклор ансамбле лаеклы 3 урынны алды.

 

Кызларга

11.04.2018 г.                                                               Фирая Ибрагимова

Яшьлек узган, туннар тузган диеп,

Әйтә иде мәрхүм әбиләр.

Яшьлек хәзер төшкә генә керә,

Дия иде безнең әниләр.

 

Шундый чорга җиттем бугай мин дә,

Артта калды яшьлек еллары.

Дуслар калды яшьлек белән бергә

Зыңлап куя күңел кыллары.

 

Пенсионерларга шулдыр инде хөкем.

Яшәп ятам шулай тын гына...

Күк капусын ачып чакыру килде

Авыл мәдәният йортына.

 

Бардым, дәшкәч, читенсенеп кенә,

Клубларга йөрер яшь түгел.

Тик шулай да, яшь чактагы кебек,

Алгысынып куя бит күңел.

 

Җыелыштык, унлап хатын-кыз без.

Бурыч куелды бит каршыга.

Җыр өйрәнеп, сәхнәләргә басып,

Концерт бирү авыл халкына.

 

Сизеп торам, безнең һәммәбезгә

Кирәк булган тик сугулар санга.

Эш җырда да, сәхнәдә дә түгел,

Аралашу кирәк булган җанга.

 

Нинди рәхәт бергә җыелулар,

Җырлап, көлеп, күңел юатулар.

Газиз ходам үзе тәкъдир кылган

Очратырга миңа иң шәп дуслар.

 

Бераз гына күрешмичә торсам,

Һәрберегез тора күз алдымда.

Нүрисәбез – мәзәк сүзен тыңлап эчең ката.

Иң яше ул безнең арабызда.

 

Чаялыгы, шаянлыгы белән тиңнәр

Юктыр безнең Әлфиягә.

Роза белән Нурисә уйнаса,

Көлә-көлә арый әбиләр дә.

 

Бик күп еллар читтә гомер итеп,

Фирдәвес тә кайтты туган якка.

Мөләемлек, сабырлыгы белән

Бик тиз урын алды безнең җанда.

 

Сарман кызы Фәйрүзәгә

Сокланмыйча буламы?

Чит районнан да димәссен,

Әллә монда туганмы?

 

Фәнзиләбез сайрар сандугач күк,

Тыңлап туеп булмый тавышын.

Сәхнәләрдә ирләр кирәк түгел

Зөхрә чыкса буып каешын.

 

Тәнзиләбез күркәм холкы белән

Үзенә тартып тора һәркемне.

Хәл-әхвәлләр сорап, теләк теләп,

СМСлар яза һәр көнне.

 

Әй, дусларым, яшик әле шулай.

Картаюны санга сукмыйча.

Дөньяларның кадерләрен белеп,

Гайбәтләрне сүзгә кушмыйча.

 

Соңгы сүзем, рәхмәт сүзе булсын.

Безне шулай җыйнап,

Хөрмәтләп һәм зурлап

Куйган өчен кеше санына

Ходай тиеш сезне зурларга.

Җитәкче дә күрсен бер ара.

Бик зур рәхмәт сезгә

Айсылу һәм сеңлем Эльвира.