Хормэтле авылдашлар, куплэрегез балигъ булмаган балаларыгызга мотоцикллар hэм мопедлар алып бирдегез, инде хэзер урам тутырып зур тизлек белэн кочле тавышлар чыгарып алар коне-тоне чабышып йорилэр. Уткэн елны бер егетнен аякларын мопед бэреп сындырып, берничэ ай хастаханэдэ ятып чыкты бу егет. Закон нигезендэ йорту хокукы булмаган кешелэр ул техникаларда йорергэ тиеш тугел, азагы хэерле бетмэячэк, хэтта исегездэдер, 1997нче елда бер яшь егетебез мотоцикл астында калып вафат булды, шуна курэ кисэту. Участковый hэм ГИБДДга хэбэр ителгэн, мотоцикл, мопедларны жыячаклар, ата-аналарга штрафлар булачак.
Авыл жирлеге администрациясе