Хөрмәтле авылдашлар, авылыбыз фельдшер акушерлык пунктында һәр җомга көне COVID-19 вирусына каршы вакцинация уткәрелә. Кисәтеп әйтәбез, бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә вакцинация ясату бик кирәк, чөнки бу чиргә каршы бердәнбер чара. Авылыбызда инде 57 кеше вакцинация ясатты, араларында 70 яшьтән дә өлкәнрәк, хәтта онкология белән чирлеләр дә бар, бер генә тискәре, авыр кичергән очракта юк, курыкмагыз, телефон челтәрләрендә язылган алдаш сузләргә ышанмагыз, килегез. Язылу өчен тел. 33-17-47