Июль аенда Түбән Уратма авылында яшәүче Әгъләмов Харис Сәлахедтин улына һәм Гурьянова Ксения Ивановнага 90 яшь тулды. Юбилярларны тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы һәм ветераннар Советы рәисе, мәдәният хезмәткәрләре килде.