29 май көнне Түбән Уратма авылында язгы-кыр эшләре тәмамлану белән гөрләтеп Сабанту туй уткәрелде Тубән кама муниципаль районы башлыгы А.Р.Метшин бәйрәмне ачып җибәрде һәм авыл җирлегенең баш хисапчысы Гиниятуллина В.Я. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге Советының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләде. Шулай ук Галиуллин И.Г. һәм Ахметшин К.С. район башлыгының “Мактау грамота” сына ия булдылар.
ТАССР ның атказанган һәм халык артисты Римма Ибрагимова,Татарстанның атказанган артисты –Гүзәл Уразова ,Илдар Хакимов, Данир Сабиров,Фирдус Тямаев үзләренең чыгышлары белән бәйрәмгә ямь бирделәр. Сабан туйның төп бәйгесе – татарча көрәштә җиңүче вылыбыз егете Салахиев А.М.
Бәйрәм төрле уеннарга бай булды һәм ат чабышы белән тәмамланды.
Сабан туйның төп спонсоры , җитәкчесе- депутатыбыз Миннәхмәтов Әнәс Әхәт улына авылыбыз халкы һәм килгән кунаклар зур рәхмәтләрен белдерәләр.